Игезәкләрне Ульяна һәм Юлиана дип атадылар

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. Шушы көннәрдә генә Нурлат районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә быелгы беренче пар игезәкләрне теркәделәр. Тимофеевлар гаиләсендә туган кызларга Ульяна һәм Юлиана дип исем куштылар.   ГХАТ бүлеге чын күңелдән әти-әниләрне бәбиләре туу белән котлады һәм кызчыкларының сау-сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен теләп калды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International