Яңа Сәрдек авылында яшәүче Фоат Фатхрахманов 90 яшьлек һәм Анна Димитриева Пчеловод авылыннан 95 яшьлек узләренең олы юбилейларын билгеләп үттеләр. Юбилярларны район Башлыгы Сергей Димитриев гомер бәйрәме белән котлады. Шулай ук район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, җирлек башлыклары котлады. Туган көн ияләренә Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләклэре тапшырылды.
Аларга ныклы сәламәтлек һәм онык-оныкчыклар янәшәсендә бәхетле тормыш телик. Тормышларының алдагы һәр көне әлеге бәйрәм көнедәй якты, күңелле булсын.