Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең Кече коллегия утырышы

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

         2016 нче елның 27 январендә  Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге Кече коллегиясенең 8 нче  утырышы узды. Утырышта Зәй муниципаль районында гражданлык хәле актларын теркәү буенча эшчәнлекнең 2015 елдагы нәтиҗәләре һәм 2016 нче елга планнар каралды. Утырышны Зәй муниицпаль районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев һәм Зәй муниципаль районы башкарма комитеты житәкчесе И.Ф.Хафизов алып бардылар. Утырышта шулай ук авыл җирлекләре башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары, хакимиятнең җаваплы эшчеләре, территориаль хезмәтләр бүлекләре җитәкчеләре катнашты.  ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина чыгышында райондагы демография саннарына анализ, үткән елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм 2016 нче елга планнар расланды. Авыл җирлекләрендә гражданлык хәле актларын теркәү буенча эшчәнлек барышы турында Гулькин авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Раянова сөйләде. Кече коллегия утырышы нәтиҗәләре буенча карар кабул ителде.                                                       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International