Һәр кешенең тормышында гомергә хәтердә калырлык кадерле минутлар, сөенечле вакыйгалар була. Олы Батрас авылында яшәүче Мельниковлар гаиләсендә дә 2016 нчы елның 26 нчы гыйнварында шундый шатлыклы һәм истәлекле көн никах теркәү булды. Мельниковлар гаиләсе 4 ул тәрбияләп үстерделәр, шуларның өчесе Төги авылында, туган җирләрендә тракторчылар булып эшлиләр. Яшьләр үз туган җирләрендә үзләренең өйләрен төзергә хыялланалар. Яшләрнең туган җирләренә, хезмәткә булган мәхәббәтләре зур хөрмәтткә лаек.