2016 елның 26 гыйнварында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды. Бәхетле ата-ана Айрат һәм Ләйсән р, беренче тапкыр ата-ана булыдылар, аларның яшь гаиләдә кызлары туды. Матур һәм сирәк исемле Мәликә әти-әнисенә мәхәббәт һәм шатлык китерде.
Дәүләт документы – туу турында таныклыкны Садыйкова Мәликә Айрат кызына- ата-аналарга туганнары һәм якыннарының шатлыклы һәм тантаналы мизгелендә тапшырдылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь әти-әниләрне кадерле һәм мөһим вакыйга белән котладылар, аларга ныклы сәламәтлек теләп, гаилә иминлеге, бәхетле тормыш теләделәр.