2016 елның 25 гыйнварында Мөслим муниципаль районы Метрәй авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Димиев Исрафил Дими улын тантаналы рәвештә 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Традиция буларак, юбилярны котларга район Советы аппаратыҗитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе барды.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Исрафил абыйга саулык-сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, озын гомер теләделәр.