Җантимировлар гаиләсе зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Апас районы Берләш авылында яшәүче Җантимиров Ибраһим абый белән Зөһрә апа бу арада үзләренең зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Ибраһим абый гомерен урманчылыкка багышлаган, ә Зөһрә апа туган авылының колхозында төрле эшләрдә эшләгән. Хәзер тату гаилә 5 баласы, 8 оныгы тәрбиясендә гомер кичерә. Агымдагы елның 18 гыйнварендә юбилярларны бу шатлыклы көннәре белән Югары Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев тәбрик итте, матур теләкләр теләде. Апас район башлыгы исеменнән түбәтәй, шәл һәм котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International