Бүген сугыш тылчысылары Нуртдинов Гумәр Сруртдин улы һәм Нуртдинова Гулҗиһан Ахметҗан кызы 60 яшьлек никах юбилейларын билгешлер.
Татьяна Римская турында истәлекле дата да ул. 1755 елда Елизавета Петровна указы буенча Мәскәү университетны булдырыла, баштан Татҗяна көне университетның тууы дип билгеләнсә, 2005 елдан башлап 25 гыйнвар Россиядә “Россия студентлыгы көне” дип билгеләп үтелә.
25 гыйнвар көнне гоммуми район планеркасында Мамадыш районы җитәкчесе Анатолий Иванов, Түбән Сөн авыл җирлеге сәркатибе Гарипова Нурфәния Мирсаяф кызын һәм Шәмәк авылы җирлеге башлыгы Зиятдинов Илшат Нуретдин улын 50 яшьлек юбилейлары белән котлады. Аларга бәхет, сәламәтлек, тормышларында һәм эшләрендә уңышлар теләп, чәчәкләр бәйләме белән рәхмәт хаты тапшырды. Хезмәтләренең югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады, эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарулары, хезмәтләренә тугры булулары өчен рәхмәтен җиткерде.
2016 елның 25 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсендә яңа 2016 елда туган 500 нче сабый теркәлде.Бу, Раяна исемне кыз бала, Мавлиевлар гаиләсендә туды.
18-22 гыйнварында 12 баланың атасын яздыру һәм 45 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.
25 гыйнварда безнең илдә берьюлы 2 бәйрәм - Татьяна исемле кызлар үз көннәрен билгеләп үтәләр, ә бөтен Россия студентлар көнен бәйрәм итә.
Бу көнне 158 ел элек, бүген бөтен дөньяга танылган Мендельсонның "Туй маршы" беренче тапкыр туйда яңгырады һәм тормышка юллама алды.
Район җитәкчеләре белән оештырылган очрашу ике як өчен дә бик әһәмиятле булды.
Төбәгебез студентлары бүген кайларда белем ала, нинди проблемалар борчый, укуларын тәмамлагач туган якларына эшкә кайтырлармы? Шушындый кызыксынулар белән район башлыгы Анатолий Иванов булачак белгечләр өчен традицион очрашу уздырды. Биредә төп сөйләшү Мамадышны белемле кадрлар белән тәэмин итү хакында иде.
Җыеннарда район башлыгы Равил Кузюров үз чыгышында еллык эшкә йомгак ясау белән бергә бүгенге көндә алып барыла торган вәзгыять һәм бурычларга тукталды. Җыеннарда шулай ук җирле хуҗалык, мәктәп җитәкчеләре, полициянең участок уполномоченные да үз эшләре буенча отчет тоттылар. Һәр авылда да җыеннар юбилярларны, авыл тормышында актив катнашучыларны тәбрикләүләр белән тәмамланды.