Татарстан Республикасында 2016 елның 25 гыйнваре 11 пар өчен гаилә кору көненә әверелде

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

25 гыйнварда безнең илдә берьюлы 2 бәйрәм - Татьяна исемле кызлар үз көннәрен билгеләп үтәләр, ә бөтен Россия студентлар көнен бәйрәм итә.

Тик бу гына да түгел әле!

Татарстан Республикасында 2016 елның 25 гыйнваре 11 пар өчен мәңге онытылмаслык бәйрәмгә - гаилә кору көненә әверелде.

Нәкъ бу суык һәм кояшлы көндә яшьләр никахларын рәсмиләштерергә уйлаган. Бу гаиләләргә озак еллар буена мәхәббәт, гармония һәм бер-берләренә карата хөрмәт-ихтирам телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International