Бу көнне 158 ел элек, бүген бөтен дөньяга танылган Мендельсонның "Туй маршы" беренче тапкыр туйда яңгырады һәм тормышка юллама алды.
Феликс Мендельсон-Бертольдиның маршы 1843 елда Шекспирның "Сон в летнюю ночь" спектакле өчен языла, ләкин таныла алмый. Унбиш елдан соң Англия принцессасы Виктория Адельгейд Пруссия кронпринцы Фридрих Вильгельм IV белән никахлашуларына әзерлек вакытында шәхсән үзе ике марш сайлап ала. Шуларның берсенең көе астында 1858 елның 25 гыйнварында унҗиде яшьлек кәләшне алтарьга чыгардылар. Бу - Вагнерның "Лоэнгрин" операсыннан "Туй хоры" иде. Ә чиркәүдән яшьләр "Сон в летнюю ночь" поэмасыннан алынган Мендельсонның маршы астында чыктылар. Бу көннән алып әлеге марш иң популяр туй маршына әверелде.