ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 23 гыйнварендә Балык Бистәсе районы Бирдебәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына Алексеева Вера Лукоян кызына 90 яшь тулды

“Татарстан Республикасы гражданлык  хәле актларын теркәү идарәсенең 2015 елда эшчәнлеге һәм 2016 елга  куелган бурычлары” турында 2016 елның 21 гыйнвар аенда  Татарстан Республикасының  Министрлар Кабинеты каршында  йомгаклау коллегиясе утырышы булды.


24
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

24 январь көнне Питрәчнең нарат урманында Сәламәтлек көне узды. Анда килгән бар халык күңелле итеп ял итте.

Сарман районы Сарайлы авылында яшәп, гомер итүче Раиф абый белән Тәнзилә апа Галиуллиннар 2016 нчы елның 24 нче гыйнварендә үзләренең Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Икесе дә тормыш юлларын авыл белән бәйләп, колхозда терлекче булып эшләп лаеклы ялга чыктылар. Алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген 7 онык куанычы белән яшиләр.

Баулы районы Потап-Томбарла авылында яшәүче Семеновлар гаиләсе Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Владимир Георгиевич  һәм Нина Афанасьевна матур гаилә корып, тату гомер иткәннәр, 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары Валентина , Валерий, Мария, Георгий, Любовь, Сергей, Галина үз гаиләләре белән әти-әни үрнәгендә  бәхетле гомер итәләр.

Лаеш районы ГХАТ бүлегендә 1-нче пар яшь өйләнешүчеләр, гаилә корып алтын балдаклар алышып бер-берен тәбрикләделәр. Язылыштыручы аларга ныклы гаилә бәхете теләде.


23
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

20 нче гыйнварда “Татарстан Республикасы социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү, халыкка социаль хезмәт күрсәтү министырлыгы «Шәфкатьлелек» үзәгендә” Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең баш белгече , Татарстан Республикасы атказанган соөиалҗ яклау министырлыгы хезмәткәре Галина Кузнецова  һәм әлеге бинада индивидуаль медицина ярдәме алган гражданнар белән очрашу узды.

Туганнар, якыннар котлавына ЗАГС бүлеге белгечләре дә кушылды. Ульяна исемле кәләш ЗАГС бүлегендә архив белгече булып эшлэде. Эш дәвередә ул үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Яшь гаиләгә коллектив бары изге теләкләр генә юллыйлар.

Лаеш районы ГХАТ бүлегендә 1-нче бала тууны теркәделәр, матур кыз бала Амалия туды. Бәхетле әти-әни Ермаковларга Евгений һәм Юлиягә 2-нче бала туу таныклыкны тапшырдылар. Аларга ныклы сәләмәтлек, гаиләгә матур, шатлыклы, бәхетле киләчәк теләделәр.

2016 елның 23 гыйнварында Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2016 елның беренче гаилә пары теркәлде.

ГХАТ хезмәткәрләре яшьләргә бәхетле һәм гомерле гаилә тормышы теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International