Раиф абый белән Тәнзилә апа Галиуллиннар Алтын туйларын билгеләп үттеләр

2016 елның 24 гыйнвары, якшәмбе

Сарман районы Сарайлы авылында яшәп, гомер итүче Раиф абый белән Тәнзилә апа Галиуллиннар 2016 нчы елның 24 нче гыйнварендә үзләренең Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Икесе дә тормыш юлларын авыл белән бәйләп, колхозда терлекче булып эшләп лаеклы ялга чыктылар. Алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген 7 онык куанычы белән яшиләр. Җырга, моңга гашыйк гаилә клубта концерт, спектакльләрдә катнашып, бүген дә актив тормыш алып бара. Раиф абый белән Тәнзилә апа авылның хөрмәткә лаек кешеләре. Аларга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларының кадер-хөрмәтендә яшәвен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International