Баулы районында юбилей

2016 елның 24 гыйнвары, якшәмбе

Баулы районы Потап-Томбарла авылында яшәүче Семеновлар гаиләсе Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Владимир Георгиевич  һәм Нина Афанасьевна матур гаилә корып, тату гомер иткәннәр, 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары Валентина , Валерий, Мария, Георгий, Любовь, Сергей, Галина үз гаиләләре белән әти-әни үрнәгендә  бәхетле гомер итәләр. Бүгенге көндә Владимир Георгиевич  һәм Нина Афанасьевна 11 оныкка дәү әти –дәү әни.

Потап-Томбарла авыл җирлеге башлыгы Килячков Александр Михаил улы   юбилярларны җылы котлады, озын бәхетле тормыш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International