Туй көне – кеше тормышында иң дулкынландыргыч һәм истәлекле көннәрнең берсе, ике йөрәк бергә кушыла, уйлар, теләләр, мәшакәтьләр уртак була. Ә инде кыш көнендә үткәрелә торган туй аеруча матур, ул әкият сыман ап-ак кар бөртекләре белән үрелә. Элек-электән гыйнвар ае туйлар вакыты булып саналган, чөнки ел башлана, димәк барысы да яңабаштан.
Җир йөзендәге һәр кешенең ныклы һәм бәхетле гаилә төзисе килә. Һәр кыз кардай ак туй күлмәге һәм матур туй турында хыяллана. Өйләнешүчеләр гаилә корырга җитди әзерләнәләр.
23 гыйнвар көнне Теләченең чаңгы базасы территориясендә чаңгыда йөрү сезонын ачу һәм Теләченең район буларак оешуына 25 ел тулу уңаеннан районның оешма хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышы булып узды. Ярышларда барлыгы 115 һәвәскәр чаңгычы катнашты.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда оерылышуга гариза бирүчеләр парлары белән консультация – тренинг башлана.Бу әңгәмәгә гаилә авырлыклары булган парларга да килергә мөмкин. Әңгәмәне “Танар” гаилә клиникасының психологик хезмәт итү җитәкчесе Е.В.Злобина алып бара.
Мондый әңгәмәләр һәр атнаның җомга көнендә сәгать 16-да үткәрелә.
2016 елның 21 гыйнварында Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә инде традициягә кергән чара – ана капиталын алуга сертификат тапшыру узды. Аны 24 Алабугалы әниләренә тапшырдылар. Алар арасында икенче, өченче, дүртенче бәбиле аналар бар иде. Алар арасында сертификатны беренче тапкыр әни булып, өч кыз тапкан бәхетле ана да бар иде.
Гомер буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан изумруд юбилярларны авыл җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллин һәм сәркәтип Нурфәния Гарипова котладылар. Бу тәбрикләүләргә 5 балалары , 10 оныклары да кушылды. Алга таба шулай тигез яшәүләрен теләп Равил Шафигулла улы аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бу көнне Андрей Николай улы һәм Екатерина Евгений кызы "агач" туйларын билгеләп үттеләр.
2016 елның 22 нче гыйнваренда Буа муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә “Буа районында һәм Татарстан Республикасында ЗАГС хезмәтенең 2015 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2016 елга эш планнары турында” темасына авыл җирлекләре секретарьлары катнашында киңәшмә үткәрелде. Монда барлык 30 авыл җирлеге секретаре килгән иде. ЗАГС бүлеге начальнигы Шагалиева Эльвира Радиковна узган 2015 ел эш нәтиҗәләре, быелгы елда район һәм Республика рамкаларында алда торган бурычлар, планнар белән таныштырды.
Яңа 2016 елны 2 гыйнварда иртәнге 10 сәгать 10 минутта дөньяга “егет” туды. Мәскәүдә яшәүче Светлана һәм Мансур Хусановлар Буага Яңа ел бәйрәмнәренә кунакка кайткач туарга ашыккан малайга Ислам дип исем биргәннәр. Абыйсы Ибраһимга 1,8 яшь. Гаиләгә, Исламның “түземсезлеге” аркасында вакытлыча Светлананың туган йортында төпләнергә туры килгән. Сабыйга бер ай тулгач әтиләре кайтып алачак.
Шушы көннәрдә шәһәребездә яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Минкамәр апа Хөсәеновага 90 яшь тулды. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов әнисен бу көнне улы һәм район башлыгы буларак олы юбилее белән котлады. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Президент Владимир Путинның котлау хатын һәм депутатлар исеменнән бүләк тапшырды. Минкамәр апа бик бәхетле әни һәм әби, үз тырышлыгы, кешелекле булуы үрнәгендә акыллы, тәртипле уллар үстереп, тәрбияләгән.