Яңа өйләнешүчеләр Лайковлар үзләренең беренче гаилә документы – никахны теркәү таныклыгы алдылар. Алар 2016 нче елның беренче яңа парлары булулары өчен күңелле гаҗәпләнү хисле кичерделәр.
Менә бүген 2016 елның 22 гыйнвар көнне дә Балтач районы ГХАТ бүлегендә районыбызның 14 яше тулган яшь гражданнарына Рәсәй Федерациясенең төп документы- паспорт тапшыру чарасы узды. Үз илеңнең гражданы булу- зур дәрәҗә!
Кышның бер матур көнендә ЗАГС бүлегендә телефон шалтырады. Актив тормыш алып баручы Хәлимә Абдул кызы Фаина Козыревага 85 яшен тутыручы Оркыя Шәймөхәммәт кызын бергәләп котлау турындагы үтенечен җиткерде.
Казанда IV нче мәртәбә, балаларны тәрбиягә алган гаиләләр арасында Республика күләмендә уза торган “Туган өемнең җылылыгы” дип исемләнгән хәйрия фестиваленә нәтиҗәләр ясалды. Бәйгенең җиңүчесе хәзезге вакытта 11 бала тәрбияләүче, Мамадыш шәһерендә яшәүче Башковлар гаиләсе булды.
2016 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсенең чираттагы коллегиясендә Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге белгече Буланова Римма Павловна ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең Мактаулы грамотасы белән бүләкләнде. Римма Павловна ЗАГС бүлегендә инде 24 ел эшли. Бүлекнең башка белгечләре дә аны бу лаеклы бүләге белән котладылар.
Татарстанда икенче һәм аннан соң туган балалар саны арта бара, шуның белән бергә беренче бала саны, киресенчә, кими бара. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясе утырышында идарәнең башлыгы Альбина Шәвәлиева сөйләде.
21 январь көнне Келәш авылында яшәүче Ахманова Мансура Салиховна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Аппарат җитәкчесе Людила Абрамова, Тәтеш районы профсоюзлар җитәкчесе Людмила Андреева, Келәш авыл җирлеге Башлыгы Ильдар Халиков килделәр. Кунаклар Мансура Салиховнага Россия Президенты Владимир Путин котлавын, Район Башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән котлау һәм чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырдылар.
Зәй муниципаль районында Лукьяновлар гаиләсендә тугызынчы бала тууы теркәлде. Ул 2016 нче елның 15 январендә туган Лукьянов Андрей Александрович. Андрей әтисен Алексей Юрий улын һәм әнисен Наталья Виктор кызын ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина танталы рәвештә котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.
Никифоровка авылында яшәүче Сергей һәм Ольга Пантелеевлар гаиләсендә бишенче бала – Полина дөньяга аваз салды.Әлеге гаиләнең калган балалары сеңлекәшләрен каршы алырга бик ныклап әзерләнәләр.
ГХАТ бүлеге, “Ак калфак” оешмасы белән берлектә районда 30 яшьтән югары булган буйдаклар, кияүгә чыкмаган кызлар статистикасын туплады. Барлыгы Балтачта гаилә кормаган 945 кеше барлыгы ачыкланды. Аларның 670ен – ир-ат, 275ен – хатын-кыз тәшкил итә. Әлбәттә, бу саннар районыбызда гаилә кору һәм демографик үсешкә тискәре йогынты ясый. Шушы саннардан нәтиҗә ясап, район ГХАТ бүлегендә “Гаилә – бәхет таҗы” дип исемләнгән кичә уздырылды.