«Пар канатлар» клубының беренче пары

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

ГХАТ бүлеге, “Ак калфак” оешмасы  белән берлектә районда 30 яшьтән югары булган буйдаклар, кияүгә чыкмаган кызлар статистикасын туплады. Барлыгы Балтачта гаилә кормаган 945 кеше барлыгы ачыкланды. Аларның 670ен – ир-ат, 275ен – хатын-кыз тәшкил итә. Әлбәттә, бу саннар районыбызда гаилә кору һәм демографик үсешкә тискәре йогынты ясый. Шушы саннардан нәтиҗә ясап, район ГХАТ бүлегендә “Гаилә – бәхет таҗы” дип исемләнгән кичә уздырылды. Чарага 50 ел бергә яшәүче алтын юбилярлар, парларын югалткан ялгыз өлкәннәр дә чакырылды. Беренчеләре никах, тигез бәхетле гаилә серләре белән уртаклашса, икенчеләре ялгызлыкның бик тә авыр булуын сөйләде. Чараның икенче өлеше тулысы белән гаилә кормаган яшьләргә танышу, үзара мөнәсәбәтләр урнаштыруга йөз тотылган программа нигезендә алып барылды. ГХАТ бүлегендә шундый эчтәлектә ике кичә үткәрелде, бүгенге көндә бу эш һәр авыл җирлегендә алып барыла. Гаилә кормаган бу даирә кешеләре мондый чараларны бик хуплап алды. Эшебезнең нәтиҗәсе буларак, 20 гыйнвар көнне беренче пар гаилә корып җибәрде, район җитәкчелеге бу гаиләгә истәлекле бүләген тапшырды. Гаилә кору – җитди һәм җаваплы эш. Бәхетле гаилә кору – ул тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Гаилә нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International