Зәй муниципаль районында Лукьяновлар гаиләсендә тугызынчы бала тууы теркәлде. Ул 2016 нче елның 15 январендә туган Лукьянов Андрей Александрович. Андрей әтисен Алексей Юрий улын һәм әнисен Наталья Виктор кызын ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина танталы рәвештә котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.
Котлыйбыз сезне - бәбиегез туды!
Бирсен сезгә бары куаныч!
Игелеге өчен тотып сөяр җимеш.
Авыр чакта булсын юаныч.