Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 2016 нче елның беренче пары үзләренең никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

     Яңа өйләнешүчеләр  Лайковлар үзләренең беренче гаилә документы – никахны теркәү таныклыгы алдылар. Алар 2016 нче елның беренче яңа парлары булулары өчен  күңелле гаҗәпләнү хисле кичерделәр.

     Анна һәм  Алексей районыбызда яңа гаилә корырга теләүчеләре  өчен үзенә бертөрле талисман һәм илһамландыручылар булдылар. Бәхетле яшь парларны   Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Б. Семенычев  котлады. Аркадий Борисович тантана сәбәпчеләренә истәлекле сувенир һәм ЗАГС бүлегенә тагын күп тапкырлар балаларын теркәү өчен әйләнеп кайтуларын теләп язылган котлау адресын тапшырды.

      Бик күп еллардан соң да бүгенге көн алар өчен якты истәлек булып калыр һәм бүгенге карарлары өчен үкенмәсләр, ә аларның туачак балалары туган районыбызда үзләренең бәхетләрен табарлар дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International