Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә күпбалалы гаиләдә тагын бер сабыйның тууы теркәлде

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Никифоровка авылында яшәүче Сергей һәм Ольга Пантелеевлар гаиләсендә бишенче бала – Полина дөньяга аваз салды.Әлеге гаиләнең калган балалары сеңлекәшләрен каршы алырга бик ныклап әзерләнәләр.

Россиядә XIX һәм XX гасырларда, кагыйдә буларак, күп гаиләләр күпбалалы булганнар. Ул вакытта гаиләдәге тормыш рәвеше дин һәм гореф гадәтләр тарафыннан шулай билгеләнгән, ә бүгенгесе көндә күпбалалы гаиләләр сирәк күренеш. Ләкин Полинаның әти-әнисен тормыш авырлыклары куркытмый, алар балаларын хезмәткә өйрәтеп, бер-берсенә карата ихтирамлы булу һәм кайгыртучанлык күрсәтүне тәрбиялиләр. Әлеге гадәтләр күпбалалы гаиләләрдә иң мөһиме. “... мин гаиләбездә тагын бер сабыйның дөньяга килүенә бик шатмын, кечкенәбез Полинаны тәрбияләү күбрәк әнисе һәм өлкән балаларыбыз җилкәсенә төшәчәк, ә мин гаиләбезне кирәк-яраклар белән тәэмин итәрмен” диде,  “Яңа юл” хуҗалыгында механизатор булып эшләүче, гаилә башлыгы Сергей.

Без дә аларны кызлары тууы белән чын күңелдән котлыйбыз, әлеге гаиләдә һәр бала исән-сау һәм бәхетле булып үссеннәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International