Менә бүген 2016 елның 22 гыйнвар көнне дә Балтач районы ГХАТ бүлегендә районыбызның 14 яше тулган яшь гражданнарына Рәсәй Федерациясенең төп документы- паспорт тапшыру чарасы узды. Үз илеңнең гражданы булу- зур дәрәҗә! Кайда гына булуына карамастан һәрбер рәсәйле үз иле белән горурлана ала. Безнең илебез гражданнарына үз Ватанын ярату , аның киләчәге турында кайгырту хисләре хас. Яшьләр –дәүләтебезнең киләчәге һәм безнең яшьләргә үзләрен тормышта күрсәтергә бөтен мөмкинлекләр бирелгән. Бүгенге чарада катнашкан яшьләр дә дәүләтебез чәчәк атсын өчен барлык белемнәрен һәм тырышлыкларын кулланырлар дип ышанабыз.