Башковлар гаиләсе - җиңүче

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

     Казанда IV нче мәртәбә, балаларны тәрбиягә алган гаиләләр арасында Республика күләмендә уза торган “Туган  өемнең җылылыгы” дип исемләнгән  хәйрия фестиваленә  нәтиҗәләр ясалды. Бәйгенең җиңүчесе хәзезге вакытта 11 бала тәрбияләүче, Мамадыш шәһерендә яшәүче Башковлар гаиләсе булды.

     Алевтина Башкова куп балалы ана гына түгел, инициативалы һәм энергияле хатын-кыз- әйбәт әни, уңган хуҗабикә булу өстенә, ул файдалы ижтимагый эшләр белән дә шөгыльләнә. Менә инде 11 ел ул тәрбиягә балалар алган гаиләләр өчен оештырылган “Өмет уты”  клубы җитәкли. Һичшиксез, җаваплы вазифа өстәмә көч таләп итә , шуңа да карамастан Алевтина Башкова зарланмый. Аның сүзләре буенча тәрбиягә балалар алган гаиләләр белән аралашу аңа файдалы һәм үзенең балаларын тәрбияләргә стимул биреп тора. Иң зур баласына быел 17 яшь тулды, ә иң кечесенә 9 яшь. Гаиләдә мәхәббәт, бер-берсенә ихтирам, хөрмәт патшалык итә.

  Үзебезнең чиратта Башковлар гаиләсен тәбрик итәбез. Аларның бәхетле,дус һәм тату яшәүләрен теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International