Туган көн белән котлау

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

Кышның бер матур көнендә ЗАГС бүлегендә телефон шалтырады. Актив тормыш алып баручы Хәлимә Абдул кызы Фаина Козыревага 85 яшен тутыручы Оркыя Шәймөхәммәт кызын бергәләп котлау турындагы үтенечен җиткерде.

22 гыйнварда Козырева Ф. В. Солтанова Х. А. белән бергәләп юбиляр янына килделәр һәм туган көне белән котладылар. “ 85 яшьлек юбилеегыз белән чын йөрәктән чыккан котлауларны кабул итегез. Без сезгә корычтай нык сәламәтлек, ак бәхетләр, шатлык телибез. Киләчәктә дә яхшы күңелле, ярдәмчел кеше булып калыгыз” , -диде Фаина Валентин кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International