Елны ачкан “егеткә” бүләк тапшырдылар

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

Яңа 2016 елны 2 гыйнварда иртәнге 10 сәгать 10 минутта дөньяга “егет” туды.  Мәскәүдә яшәүче Светлана һәм Мансур Хусановлар Буага Яңа ел бәйрәмнәренә кунакка кайткач туарга ашыккан малайга Ислам дип исем биргәннәр. Абыйсы Ибраһимга 1,8 яшь. Гаиләгә, Исламның “түземсезлеге” аркасында вакытлыча Светлананың туган йортында төпләнергә туры килгән. Сабыйга бер ай тулгач әтиләре кайтып алачак.
– Яңа елдан соң бала карашырга Мәскәүгә барырга җыенган идек. Хәзер Буада “үстереп” җибәрәбез, – диләр әби белән бабай Әлфия һәм Николай Куликовлар.  4 килограммнан артыграк булып туган  Ислам елак түгел.
– Абыйсы Ибраһим да тыныч булды, – ди әнисе.  Бүген район ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева районда яшәп килүче традиция буенча  аларга, өйләренә барып, район башкарма комитеты исеменнән дә бүләк – мультиварка тапшырды. Сабыйның исән-сау, озын гомерле, бәхетле булуын теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International