Бу көнне Андрей Николай улы һәм Екатерина Евгений кызы "агач" туйларын билгеләп үттеләр.
2011 елның 22 гыйнварында әлеге күркәм парның никахлары законлы рәвештә теркәлә. 5 елдан соң алар бу гаилә вакыйгасын тантаналы төстә билгеләп үтәргә булалар.
Андрей белән Екатерина бер подъездда яшәсәләр дә таныш булмыйлар. Бер-берсен якыннан белмәгән яшьләр 2009 елның август аенда уртак дуслары Катяны чулманда ял итәргә чакыргач танышалар. Нәкъ менә шул романтик очрашулар, мәхәббәт аңлашулардан соң гөрләтеп туй ясыйлар.
2011 елның 16 августында әти-әнисе һәм өлкән уллары Климга шатлык өстәп дөньяга кызлары Милана аваз сала, ә 2 елдан соң уллары Гордей туа.
Бәйрәмдә юбилярлар өчен Мендельсон маршы яңгырады. Алар танышуларының дулкынландыргыч мизгелләрен кабат күңелләрендә яңарттылар, балдаклар белән алмаштылар, "Казан" гаилә Үзәгенең Мактау китаптабына имзалар куйдылар.