“Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең 2015 елда эшчәнлеге һәм 2016 елга куелган бурычлары” турында 2016 елның 21 гыйнвар аенда Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты каршында йомгаклау коллегиясе утырышы булды.
Гражданлык хәле актларын теркәүдә Федераль һәм Татарстан Республикасы закончалыкларын тиешле дәрәҗәдә төгәл кулланып, мониторинг системасы нәтиҗәләре буенча, Түбән Кама муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе 26,35 балл җыеп, беренче урынны яулады.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Ул Түбән Кама муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе начальнигы Бэлла Махотинага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.
Түбән Кама муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе начальнигы урынбасары Гүзәл Сагыйтова Татарстан Республикасы Советы муниципаль берәмлекләре рәисе М.Шакиров исеменнән, җирле үзидарә берәмлекләрендә гражданлык хәле актларын теркәүне югары дәрәҗәдә оештырганы өчен, рәхмәт хаты белән бүләкләнде.