Балык Бистәсе районы Рус Әшнәгендә яшәүче сугыш ветеранына 90 яшь тулган

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Ике ел элек кенә 5 сугыш ветераны яшәгән Рус Әшнәге авылында бүген инде аларның берсе, Николай Сухарев кына исән.

Гомер агышын туктатып булмый шул. Буыннар алмашы дәвам итә. Бүген авылда берүзе генә калган сугыш ветеранына да узган ел ахырында 90 яшь тулган. Әлеге гомер бәйрәме уңаеннан аңа зур хөрмәт күрсәтелгән. Дөрес, ул кадер- хөрмәтне  ел дәвамында тоеп яши. Авыл җирлеге башлыгы Вәкил Хаҗиевнең әйтүенә караганда, кыш көннрендә ветеранның өй тирәсе трактор ярдәмендә кардан чистартыла. Башка ярдәмнәр дә даими күрсәтелә.Үзенең гомер көзенә аяк баскан ветеран бүгенге тормышыннан, яшәешеннән канәгать.Үткәннәрен бер вакытта да сыкранмыйча, үкенечле сүзләр белән телгә алмыйча хәтерендә яңарта ул. Ачы сугыш еллары берәүгә дә җиңел булмагандыр.Аның да гомер юлында зур югалтулар күп була.Туганнарыннан, якыннарыннан, сугышчан дусларыннан вакытсыз хушлашу йөрәгенә тынгы бирмәсә дә, сагышка бирелергә яратмый ветеран. Булганына шөкер кылып тыйнак кына яшәвен дәвам иттерә. Ә бүгенге буын яшьләре алдында күкрәк кагып мактанырлыгы,эшләгән батырлыклары,ирешкән уңышлары, сөенечләре белән уртаклашырлыгы бар аның. Озын гомер юлы эзсез калмаган. Үз өлешенә тигән гомерне нәтиҗәле, мәгьнәле итеп үткәрүе белән бәхетле ул.

1943 елның үзәккә  үтәрлек суык гыйнвар ае урталарында  яңа гына 17 яше тулган егетне  дистәләгән яшьтәшләре белән  фронтка озаталар.Ул чорларда  бүгенгедәй хәрби хезмәткә китәр  алдыннан махсуз әзерлек, күнекмә  үтү гадәте булмаганга аларга  беренче сугышчан чыныгуларны  яу кырында алырга туры килә. Николай сугыш юлларында менә дигән автомобильче булып таныла. Легендар “Полуторка” машинасы белән күп мәртәбәләр фашистларның көчле һөҗүме астыннан яшәү дәрте белән янган, нык сыкранган яралыларны исән-сау алып чыгуына хезмәттәшләре һәрвакыт сокланып карый. Смоленск өчен барган каты бәрелешне оныта алмый газап кичерә. Бик күп лачындай дус егетләрен югалта ул биредә. Йөзләгән яралы сугышчыларның гомерләрен саклап калуы белән горурланып туймый. Шушы яу кырында күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары өчен аны Алтын Йолдыз ордены белән бүләклиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International