25 гыйнвар көнне гоммуми район планеркасында Мамадыш районы җитәкчесе Анатолий Иванов, Түбән Сөн авыл җирлеге сәркатибе Гарипова Нурфәния Мирсаяф кызын һәм Шәмәк авылы җирлеге башлыгы Зиятдинов Илшат Нуретдин улын 50 яшьлек юбилейлары белән котлады. Аларга бәхет, сәламәтлек, тормышларында һәм эшләрендә уңышлар теләп, чәчәкләр бәйләме белән рәхмәт хаты тапшырды. Хезмәтләренең югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады, эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарулары, хезмәтләренә тугры булулары өчен рәхмәтен җиткерде.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бөтен тәбрикләүләргә кушылып исәнлек , иминлек, гаилә бәхете һәм тигез гаилә тормышы теләп кала.