Гыйнварда районның авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары үтте. Анда район башлыгы Равил Кузюров, район һәм шәһәрнең барлык оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Җыеннарда район башлыгы Равил Кузюров үз чыгышында  еллык эшкә йомгак ясау белән бергә бүгенге көндә алып барыла торган вәзгыять һәм бурычларга тукталды. Җыеннарда  шулай  ук җирле хуҗалык, мәктәп җитәкчеләре, полициянең участок уполномоченные да үз эшләре буенча отчет тоттылар. Һәр  авылда да җыеннар юбилярларны, авыл тормышында актив катнашучыларны тәбрикләүләр белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International