Иске Кәкерле авылында яшәүче Мәүлидә әбигә 100 яшь

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Шундый матур исемне мөселман календареның мәүлид аенда туганга күрә әнисе бирә, хәтта аның балачактагы фамилиясе Мәүлетова була. Тормышның ачысын, төчесен күргән йөзъяшәр Мәүлидә әби 19 яшендә кияүгә чыгып 8 бала тәрбияләп үстергән. Ире 1941 елда фин сугышына китеп 1945 елның августында гына 2-нче группа сугыш инвалиды булып кайта. Мәүлидә әби гомер буе колхозда хезмәт куя. Бүгенгесе көндә 9 оныкның һәм 14 оныкчыкның яраткан Ак әбисе булып матур картлык кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International