ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2016 ел
якшәмбе

Шәһәребезнең Тукай урамында яшәүче  Таһир  Хәбибулла улы Хәбибуллинга йөз яшь тулды.  Юбилярга Россия  һәм Татарстан Презиндентларыннан килгән  Рәхмәт хатлары, бүләккә юрган-мендәрләр тапшырылды, изге теләкләр юлланды.

        Бу көнне бер мәйданда туй индустриясенең әйдәп баручы вәкилләре гашыйк парларга европа дәрәҗәсендәге матур туйлар уздыру идеяләрен җиткерү өчен җыелды.
        Күргәзмәдә шәһәрнең югары сыйфатлы хезмәт күрсәтүче иң яхшы туй белгечләре катнашты. Туй һәм event-агентлыклардан тыш, "WEDDING KAZAN EXPO 2016" туй күргәзмәсендә зәркән салоннары, декораторлар һәм флористлар, туй стилистлары, кондитерлар, фото  һәм видеографлар, турфирма һәм транспорт компанияләре, банкет заллары, рестораннар, алып баручылар, бию һәм музыка коллективлары, артистлар булдылар.

 

2016 елның 13 март көнендә Түбән Кама районында кыш озатуга багышланган Масленица бәйрәме гөрләп узды. Бу көнне авыл клубларында һәм мәдәният Йортларында кунаклар өчен спорт ярышлары, ярминкәләр, күңелле конкурслар оештырылган, иҗат һәм сәнгать коллективлары чыгыш ясаган.

13 март көнне Бөгелмә шәһәренең балалар паркы бар халыкны Май чабу – Масленица бәйрәменә җыйды.

Әлеге борынгы бәйрәмдә, традиция буенча, карачкы яндыру гадәте бар. Аның махсус тегелгән кесәләренә бар халык үзләренең нәрсә белән хушлашасы килгән әйберләрен атап язылган кәгазь битләре салды. Ә кемнәрдер исә карачкыга тасмалар бәйләде. Бөгелмә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә гаиләләре белән әлеге күңелле бәйрәмдә катнашты, тәмле тәбикмәкләрдән авыз итте һәм үзләренең кечкенә карачкыларын әзерләде.


12
март, 2016 ел
шимбә

2016 елның 12 март көнендә никахлашу Сараенда, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм «Эйдос» психологик-педагогик үзәге белән бергә эшләнгән, «Юнона» Булачак гаилә мәктәбе» яңа проекты кысаларында, быел беренче дәрес узды.

Югары Ослан муниципаль районында Музафаровлар гаилəсендə ɵченче бала туды. Кызга Айзилə дигəн исем куштылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова бəхетле əтине кызлары туу белəн котлады. Аларга бəхет,уңышлар,нык гаилə учагы, сабый исəн-сау, таза, матур  булып үсеп үзенең əти-əнисен сɵендерүен теләп, туу турында таныклык һəм йомшак уенчык бүлəк итте.

2016 елның 12 мартта Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Масленица бәйрәме гөрләп узды.

Белгечләр яшьләрне «Теләк Капкасы»  янында каршы алдылар, ә алар үз чиратында бәхеткә кызыл тасма бәйләп калдырдылар.

12 март көнне Зәй районының “Ялта-Зәй” үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең чаңгы ярышы буенча кышкы Спатакиадасы үтте. Ярышларда республиканың 43 районыннан 200 якын чаңгычы катнашты. 3 группада 13 команда чыгыш ясады. Әлеге командалар арасындаТеләче район командасы 1 урынны яулады.

Бу җиһанда сиңа тәгаенләнгән кешеңне табуы бәхет эшедер. Ә инде шул парың белән тигез озын гомер яшәргә язса, моны язмышның иң олы бүләге дип кабул итү тиешле.

Карга авылннан Габдулла абзый белән Наилә апа Гафиятуллиннар әнә шундый бәхетләр исәбеннән-бергә гаилә корып 60 ел яшиләр инде алар.


11
март, 2016 ел
җомга

Май чабу - кышны озатып, язны каршылау бәйрәме, ул бик борынгыдан килә. Яр Чаллы шәһәренең Тантана сарае бу бәйрәмне киң куңел белән каршы алды. 11-12 март көннәрендә язылышырга килгән парларнын   һәммәсен, Май чабу бәйрәме уңаеннан, кайнар тәбикмәк һәм чәй табыны әзерләп көттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International