9-11 мартта 12 баланың атасын яздыру һәм 26 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.
Ике күп функцияле үзәктә ЗАГС белгечләре эшлиләр. Казанлылар язылышу, үзара килешеп аерылышу гаризаларын, баланы теркәү, балага атасын яздыру һәм үлүне терки алар. Шулай ук алар ЗАГС белгечләреннән консультация ала алалар.
Искәртик, “Шанс” дип исемләнгән танушылар клубы ялгыз затлардан тормышларында яраткан кешеләрен, икенче парларын эзләп табырга әзер булганнардан сораунамәләр кабул итә. Аларның адресы: Мамадыш шәһәре, Пушкин урамы, 17 нче йорт.
Клуб һәр атна саен чәршәмбе көнне 18 дән алып 20 сәгатькә тикле эшли. Мондый график ерак авылларда яшәүчеләр өчен бик уңайлы булмаска мөмкин, шуның өчен гаризаны 8 919 644 09 27 номерына калдырырга була һәм димчеләр үзләре сезнең яңга киләчәк. Ә март аеннан башлап димчеләр ялгыз затлар артыннан авылларга чыгачак.
2016 елның 15 март көнендә никахлашу Сараеның төп залында «Түбән Кама Хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы ярдәме белән «Самавырда кунакта» муниципаль конкурсның нәтиҗәләре билгеләнде.
ГХАТ Идарәсе һәм Мәгариф Идарәсе белән берлектә эшләнгән «Минем гаилә ядкаре» масштаблы проект кысаларында, борынгы самавырлар конкурсы яшь буынны, мәдәни-тарихи гаилә мирасы аша гаилә традицияләре белән таныштыруга юнәлдерелгән.
Әтнә муниципаль районы Күңгәр авылында яшәүче Вәлитова Сания Мөхәмәтгали кызына 14 март көнне 90 яшь тулды. Лаеклы ялга чыкканчы ул колхозда эшләгән. Вәлитова Сания 8 бала үстергән. Хәзерге көндә 16 оныклар һәм 15 оныкчыклар үстерүдә катнаша. Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Күңгәр авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Сания Вәлитованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Яшел Үзән халкы 2016 елнын гыйнвар аенда "Әби белән бабай янында!" дип аталган чираттагы гаилә конкурсында актив катнашуын дәвам итә. Дистәләгән бергә төшелгән фотосурәтләр "Зеленодольская правда" газетасы редакциясенә килеп ирешкән. Конкурска йомгак 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне унаеннан ясалачак. Җиңүчесен интернет-тавыш бирү юлы белән билгелиячәкләр.
Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 566 сабый теркәлде: 294 малай һәм 272 кыз. Иң кечкенә бала 840, ә иң зуры – 5000 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 45 яшь.
Бу атнада иң популяр исемнәр Диана, Алина, Варвара, Малика, Ева, Булат, Тимофей, Карим, Дмитрий. Сирәк очрый торган исемнәр: Серофим, Аристарх, Мариника, Тимербулат, Оливия, Ирада, Диназ, Акрам.
Александра Васильевна 1921 елның 14 мартында Забайкальеда туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Забайкалье педагогия училищесына укырга керә hәм 1941 елда аны уңышлы тәмамлый. Александра Васильевнаның педагогик стажы 35 ел, шуның 30 елын ул Лаеш урта мәктәбендә эшләгән. Юбилярны котлап озын гомер, саулык сәләмәтлек теләп аңа кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Биектау муниципаль районыннан башлангыч сыйныф укытучысы Марина Ионова (биш бала анасы: икесе – үзенеке, өчесе – тәрбиягә алынган) Республика конкурсында “Хатын-кыз – ана” номинациясендә җинүгә лаек булды. Күркәм ханымнарны тәбрикләү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бөек пост алдыннан Баулы районында Масленица бәйрәмнәре үткәрелде. Поповка һәм Томбарлы авыл җирлекләрендә күңел ачу чаралары узды. Күңелле биюләр, халык җырлары, тәмле коймак белән сыйлау һәм чучело яндыру - бәйрәмнең төп атрибутлары булды.
Поповка авылында, бәйрәмгә, мәхәббәт һәм татулыкта егерме елдан артык гөмер иткән гаилә парлары да чакырылган иде. Алар өчен төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды.
Салимова Фәүзия Борһан кызы 1926 елнын 14 мартында Кама Тамагы районы Даныш авылында колхозчы гаиләсендә туа. Фәүзия апа 6 баланың иң өлкәне була. Балачагы шушы Даныш авылында үтә. Билгеле, өлкән балага балачак еллары бик жиңел генә бирелми ул вакытларда. Даныш авылы мәктәбендә 4 класс кына белем алырга насыйп була Фәүзия апага. Үзеннән соңгы балаларны карау иң өлкән балага йөкләнә.