Салимова Фәүзия Борһан кызына 90 яшь

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

     Салимова Фәүзия Борһан кызы  1926 елнын 14 мартында Кама Тамагы районы Даныш авылында  колхозчы гаиләсендә туа. Фәүзия апа 6 баланың иң өлкәне була. Балачагы  шушы Даныш авылында үтә.   Билгеле, өлкән балага балачак еллары бик жиңел генә бирелми ул вакытларда.  Даныш авылы мәктәбендә 4 класс кына белем алырга насыйп була Фәүзия апага.  Үзеннән соңгы балаларны карау иң өлкән балага йөкләнә.

   Әлбәттә, сугыш жиле бу гаиләнең дә ишеген какмый калмый. Әтиләре сугышның беренче көннәреннән ук фронтка китеп, батырларча һәлак була. Бөтен эш хатын- кыз, бала-чага жилкәсенә төшә. Фәүзия апа да үсмер кыз гына булса да,  бер хезмәттән дә читтә калмый. Урман да кисә, чит нарядларга йөри, үгезләр белән печән дә ташый. Шул ук вакытта фермада эшләргә дә, көтү көтәргә дә өлгерә. Урман кискәндә  өйдән алып киткән ипи сыныгын ашамыйча өйгә - эне-сеңелләренә дип, кире алып кайтуын Фәүзия апа әле дә искә ала. Шулай тырышып эшләп Жиңү көнен  якынайта алар.

    1952 елда Даныш авылы егете Хатыйп абыйга кияүгә чыгып 4 бала - 1 малай һәм 3 кыз бала тәрияләп үстерәләр. Хатыйп абый лесник хезмәтен башкару сәбәпле, алар урманда да яши әле. Урманда ире янәшәсендә агач кисү эшендә озак еллар хезмәт куя. 

Хәзерге вакытта Даныш авылында улы Данил тәрбиясендә гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International