Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 566 сабый теркәлде: 294 малай һәм 272 кыз. Иң кечкенә бала 840, ә иң зуры – 5000 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 45 яшь.
Бу атнада иң популяр исемнәр Диана, Алина, Варвара, Малика, Ева, Булат, Тимофей, Карим, Дмитрий. Сирәк очрый торган исемнәр: Серофим, Аристарх, Мариника, Тимербулат, Оливия, Ирада, Диназ, Акрам.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 198 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 20 ел, иң олы кияүгә – 79, каләшкә – 68 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.