Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Самавырда кунакта» конкурсына йомгак ясалды

2016 елның 15 марты, сишәмбе

2016 елның 15 март көнендә никахлашу Сараеның төп залында «Түбән Кама Хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы ярдәме белән «Самавырда кунакта» муниципаль конкурсның нәтиҗәләре билгеләнде.

ГХАТ Идарәсе һәм Мәгариф Идарәсе белән берлектә эшләнгән «Минем гаилә ядкаре»  масштаблы проект кысаларында, борынгы самавырлар конкурсы яшь буынны, мәдәни-тарихи гаилә мирасы аша гаилә традицияләре белән таныштыруга юнәлдерелгән.

Тулы бер гаилә династиясе жюри әгъзаларына гаилә тарихын сойләделәр,  халык биюләрен башкардылар һәм чәй эчү гореф-гадәте турында шигырьләр укыдылар.

Барлык конкурсантларның чыгышы кызыклы һәм күңелне дулкынландыргыч булып чыкты. Гомумән, жюри гаилә самавыры эшләре турында якынча 20 проект карады, алар арасында җиңүчеләр билгеле булды

Беренче урынны Пискаревлар нәселе алды. Барлык призерлар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International