Вәлитова Саниягә – 90 яшь

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Әтнә муниципаль районы Күңгәр авылында яшәүче Вәлитова Сания Мөхәмәтгали кызына 14 март көнне 90 яшь тулды. Лаеклы ялга чыкканчы ул колхозда эшләгән. Вәлитова Сания 8 бала үстергән. Хәзерге көндә 16 оныклар һәм 15 оныкчыклар үстерүдә катнаша.  Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Күңгәр авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Сания Вәлитованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International