Мамадыш районы димчеләре ялгызлыктан интегүчеләр, мәхәббәт һәм тормыш иптәше эзләүчеләр белән бик актив эш алып бара

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Искәртик, “Шанс” дип исемләнгән танушылар клубы ялгыз затлардан тормышларында яраткан кешеләрен, икенче парларын эзләп табырга әзер булганнардан сораунамәләр кабул итә. Аларның адресы: Мамадыш шәһәре, Пушкин урамы, 17 нче йорт.

    Клуб һәр атна саен чәршәмбе көнне 18 дән алып 20 сәгатькә тикле эшли. Мондый график ерак авылларда яшәүчеләр өчен бик уңайлы булмаска мөмкин, шуның өчен гаризаны 8 919 644 09 27 номерына калдырырга була һәм димчеләр үзләре сезнең яңга киләчәк. Ә март аеннан башлап димчеләр ялгыз затлар артыннан авылларга чыгачак.

    Шанс дип исемләнгән танышулар клубы, районыбыздагы ялгызлыктан интегүчеләр, мәхәббәт һәм тормыш иптәше эзләүчеләр өчен Яңа елда тагын да күбрәк мөмкинлекләр тәкъдим итә. Чөнки, мамадыш димчеләре Мәскәү, Балтач, Кукмара һәм Азнакайдагы хезмәттәшләре белән тыгыз эшчәнлек алып бара башлады. Хәзер инде клубның базасында үзенә иптәш эзләүчеләр турында күбрәк мәгълүмат тупланган.

    Шулай ук, “Шанс” ның ВКонтакте социаль челтәрләрендә үзенең группасы барлыкка килде. Хәзер инде, ялгызлыктан интегүчеләр  үззләренең гаризаларын монда да калдыра алалар. 

  Мамадыш районының танышулар клубы “Шанс” үзенең зшчәнлеген 3 ел элек алып бара башлады. Шул вакыт эчендә димчеләр унлап кешеләрне таныштырдылар, һәм шул парлар ГХАТ бүлеге аша мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә теркәделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International