ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

Балык Бистәсе муниципаль районында «Татар егете 2016» конкурсы үткәрелде.

Әлеге бәйгедә 15 яшьтән 25 яшькә кадәрге егетләр катнашты. Тугыз авылдан һәм берсе үзәктән булган 10 егет көч сынашты бу көнне. “Мин татар милләтеннән” исемле биремдә егетләр бик оста, тапкыр җаваплары белән шаккатырдылар. “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” биреме иң мавыктыргычы булгандыр, минемчә. Слайд аша кулдан ясалган әйберләрнең төзелешен күрсәтеп аңлаттылар, һәм залга әзер ясалмаларын алып чыктылар егетләр. Соңгысы сәнгать белән бәйле осталыкларын күрсәтү иде. Кемдер биеде, җырлады, шигырь сөйләде, гитарада уйнаучы, театр күрсәтүчесе дә булды.


15
март, 2016 ел
сишәмбе

 22 гаилә – яңа туган сабыйларның ата-аналары бүген котлаулар кабул итү һәм тартма алу өчен бирегә җыйналды. Тартмада бала өчен  6 айга кадәр кирәкле бар әйбер дә бар. Тантанада "Синең файдага" хәйрия фонды директоры Дарина Табакова, Казанның ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәл Габбасова Һәм"Ак барс"  хоккей командасы уенчысы Михаил Глухов катнашты.

15 март көнне авыл җирлеге башлыгы С. В. Пудов мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Акатьева Александра Степановннаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа шатлык, сәламәтлек, бәхет теләделәр. Фольклор коллективы борынгы җырлар башкарды, чәй табыны артында Александра Степановна сугыш һәм сугыштан соңгы еллар тормышы турында сөйләде.

Гаилә — хөрмәт, бердәмлек, мәхәббәт чыганагы. Гаиләне саклап калу - көндәлек хезмәт, акыллылык, сабырлык һәм юридик белем таләп итә.

 Бүген яшь парлар белән КСЦО "Ышаныч" психологы Элина Виктор кызы Миронова нәкъ менә шул хакта сөйләштеләр. Элина Викторовна яшьләр белән тренинг рәвешендә әңгәмә оештырды, индивидуаль консультация үткәрде һәм барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашуда катнашучылар әңгәмәдә һәм тренингта актив катнаштылар.

2016 елның 15 мартында Башкарма комитетның ЗАГСлар бүлегендә  тантаналы рәвештә Кукмара районында дөньяга килгән 100 нче бала теркәлде.

Дамир Рафикович һәм Оксана Игоревна Галимовларның Игнат исемле уллары туды. ЗАГСлар бүлегенә улының тууын теркәү өчен әтисе килде. Тантаналы чарага чакырылу, бүлек кызларыннан  матур котлау сүзләре ишетү һәм кулына улының таныклыгын алу бәхетле әти өчен чын сюрприз булды.

Кайбыч районы мәдәният йортында  “Халкым хәзинәсе” дип аталган фольклор коллективлрның  фестивале узды.

  Авыл җирлекләренән килгән коллективлар үзләренең чыгышларында татар, рус, чуаш, керәшен халыкларының матур йолалары  булган, бугенге көндә  халкыбыз хәзинәсенә әверелгән: балага исем кушу, чуаш һәм керәшен халыкларының кияүгә бирү мәҗлесе, армия сафларына озату, язын боз китүне бәйрәм итү, каен озату, троицаны тамашачылар хозурына тапшырдылар.

Бу төркемдә Мамадыш хастаханәсенең баш табибы урынбасары Рамиль Галеев, юрист, дин әһелләре Ильнур хәзрәт белән Василий атакай   катнашты. Очрашуда гаиләләрнең аерылышулары, уз-узенә кул салу буенча диннең карашы, сәламәт яшәү тормышы алып бару буенча профилактик әңгәмәләр алып бардылар.

Баулы районының Удмуртские Ташлы авылында яшәүче  Вотчиникова  Аграфена Федоровна  90 яшлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр егерме ике елдан артык Баулы районы үзәк хастаханәсендә санитарка булып эшли. Юбилярга  Россия Президенты В. В. Путиннан котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

    2016 нче елның 15 мартында Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 4 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында ГХАТ бүлеге башлыгы  Гөлфия Вәлишина сөйләде. Ахырда укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар.

Кәүҗияк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Сарманда гомер кичерүче Зарипова Хөмәйрә Нигъматҗан кызы үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны тәбрикләргә, якыннарының сөенечен уртаклашырга муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин барды. Ул Россия Президентының котлау хатын, истәлек бүләге тапшырып, юбилярга матур теләкләрен җиткерде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International