Сарманда яшәүче Хөмәйрә апа Зариповага 90 яшь тулды

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Кәүҗияк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Сарманда гомер кичерүче Зарипова Хөмәйрә Нигъматҗан кызы үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны тәбрикләргә, якыннарының сөенечен уртаклашырга муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин барды. Ул Россия Президентының котлау хатын, истәлек бүләге тапшырып, юбилярга матур теләкләрен җиткерде. 

Үзе дә ишле гаиләдә үскән Хөмәйрә апа 6 бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә 11 онык, 16 оныкчык, 1 оныкның оныгы куанычларын да күрә ул. Бер дә эшсез утырырга яратмый ветеран. Хәзер дә элекке шөгыльләрен ташламаган: тегүен дә тегә, киемнәрне кыскартып бирергә кирәк булса, тиз генә анысын да башкара. Китаплар укырга ярата. Бик зиһенле, гыйлемле үзе. “Ил-көннәребез тыныч булсын, куанычлар белән сихәтлектә, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә язсын”, - дигән изге теләктә ул. Алдагы көннәрен дә үзенә җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, балалар, оныклар сөенече белән яшәүләрне насыйп итсен.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International