Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә, "Бәхетле гаилә" мәктәбе программасы кысаларында, булачак яшь парлар белән психолог чираттагы очрашу уздырды

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Гаилә — хөрмәт, бердәмлек, мәхәббәт чыганагы. Гаиләне саклап калу - көндәлек хезмәт, акыллылык, сабырлык һәм юридик белем таләп итә.

 Бүген яшь парлар белән КСЦО "Ышаныч" психологы Элина Виктор кызы Миронова нәкъ менә шул хакта сөйләштеләр. Элина Викторовна яшьләр белән тренинг рәвешендә әңгәмә оештырды, индивидуаль консультация үткәрде һәм барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашуда катнашучылар әңгәмәдә һәм тренингта актив катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, "Бәхетле гаилә" мәктәбе дәресләре "Казан" гаилә Үзәгендә һәр атнаны  сишәмбе саен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International