Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә 22 "Сабый тартмасы" тапшырдылар

2016 елның 15 марты, сишәмбе

 22 гаилә – яңа туган сабыйларның ата-аналары бүген котлаулар кабул итү һәм тартма алу өчен бирегә җыйналды. Тартмада бала өчен  6 айга кадәр кирәкле бар әйбер дә бар. Тантанада "Синең файдага" хәйрия фонды директоры Дарина Табакова, Казанның ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәл Габбасова Һәм"Ак барс"  хоккей командасы уенчысы Михаил Глухов катнашты.

 "Синең файдага" хәйрия фонды гаиләләрне "Сабый тартмасы" белән тәэмин итеп тормыштагы авыр хәлләрдә ярдәм итә. Тартманың гомуми бәясе – 7500 сум.

"Сабый тартмасы" идеясе  Финляндиядән  килде, анда бала туган һәрбер ата-ана шундый ярдәм алырга мөмкин. Мондый тартмада кечкенә финнар хәтта йоклыйлар да. Россиядә мондый проект беренче тапкыр тормышка ашырыла, аңа аналоглар башка төбәкләрдә әлегә юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International