Халкым хәзинәсе

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Кайбыч районы мәдәният йортында  “Халкым хәзинәсе” дип аталган фольклор коллективлрның  фестивале узды.

  Авыл җирлекләренән килгән коллективлар үзләренең чыгышларында татар, рус, чуаш, керәшен халыкларының матур йолалары  булган, бугенге көндә  халкыбыз хәзинәсенә әверелгән: балага исем кушу, чуаш һәм керәшен халыкларының кияүгә бирү мәҗлесе, армия сафларына озату, язын боз китүне бәйрәм итү, каен озату, троицаны тамашачылар хозурына тапшырдылар.

  Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның йомгаклау чыгышында район халкы белән горурлану, соклану һәм ата-бабаларыбызның йолаларын саклап яшәгән өлкән буын кешеләренә олы рәхмәте чагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International