2016 елның 15 мартында Башкарма комитетның ЗАГСлар бүлегендә тантаналы рәвештә Кукмара районында дөньяга килгән 100 нче бала теркәлде.
Дамир Рафикович һәм Оксана Игоревна Галимовларның Игнат исемле уллары туды. ЗАГСлар бүлегенә улының тууын теркәү өчен әтисе килде. Тантаналы чарага чакырылу, бүлек кызларыннан матур котлау сүзләре ишетү һәм кулына улының таныклыгын алу бәхетле әти өчен чын сюрприз булды.
Игнат 14 мартта туды, шуның белән ул әнисенә зур бүләк ясады. Чөнки Оксана Игоревна да үзенең туган көнен нәкъ менә 14 мартта бәйрәм итә. Игнат исеме латинчада “Ут” мәгънәсен белдергән сүздән барлыкка килгән. Игнат исемле кешеләр – бик тә сәләтле кешеләр.
Бәхетле ати-әнине котлап, аларга исәнлек-саулык, бәхет, гаилә иминлеге телибез.