Балык Бистәсе муниципаль районында «Татар егете 2016» конкурсы үткәрелде.
Әлеге бәйгедә 15 яшьтән 25 яшькә кадәрге егетләр катнашты. Тугыз авылдан һәм берсе үзәктән булган 10 егет көч сынашты бу көнне. “Мин татар милләтеннән” исемле биремдә егетләр бик оста, тапкыр җаваплары белән шаккатырдылар. “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” биреме иң мавыктыргычы булгандыр, минемчә. Слайд аша кулдан ясалган әйберләрнең төзелешен күрсәтеп аңлаттылар, һәм залга әзер ясалмаларын алып чыктылар егетләр. Соңгысы сәнгать белән бәйле осталыкларын күрсәтү иде. Кемдер биеде, җырлады, шигырь сөйләде, гитарада уйнаучы, театр күрсәтүчесе дә булды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина бүген жюри әгъзасы иде. Нәтиҗә чыгару бер дә җиңел булмады. Чөнки һәрбер көч сынашучы да җиңүгә лаек иде. Ләкин ярыш азагында кемдер җиңүче дә була. Бүген дан Күгәрчен авылы егете Алмаз Ширияздановка җырланды. Ә калган катнашучының һәрберсенә үз номинациясе күрсәтелгән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.