Борынгы җыр һәм биюләр, милли туй рызыклары- болар барсыда Балтач районының мари авылларында күркәм йолалар булып сакланып калганнар. Мондый туй күренешләре яшь гаиләләрнең ныклыгын саклап торалар дип ышана мари халкы. Мариларда кече һәм олы туй дигән төшенчәләр бар. Олы туйда бәйрәм итү 1 атналап сузыла.Республикабызда бик күп мари авылларында әлеге гореф-гадәтне саклап, бөтен йолаларын туры китереп олы туйлар ясыйлар. Туйлар бигрәктә мари халкының мавыктыргыч “Веревочка” яки марича “Кандра” дигән биюе белән аерылып тора. Бу биюдә читтә торучылар юк- бию күмәкләп башкарыла, чөнки әлеге биюнең көченә мари халкы зур әһәмият биреп ышана.
Балтач урта мәктәбендә “Гаилә бәйрәме” үтте, һәр гаилә үз шәҗәрәсен тәкъдим итте.
Шәҗәрәләр безне үткәннәребез белән тоташтыра, кем булуыбызны ачыкларга ярдәм итә.
Шунысы куанычлы, соңгы елларда милләттәшләребез совет хакимияте елларында инде онытыла башлаган бу гадәтне кабат яңарта, олысы-кечесе үз тамырларын барлый башлады. Шушы көннәрдә Балтач урта мәктәбендә дә гаиләләр үз нәсел шәҗәрәләрен барладылар.Чарада катнашкан гаиләләр үз нәселләренең шәҗәрәләрен генә төзеп калмаган, ә ерак бабалардан килгән һөнәрләрен барлап, аларның дәвамчыларын үзләре белән сәхнәгә алып чыгып, нәселләрендәге күркәм гадәтләрнең бүгенге көндә дә дәвам итүен расладылар. – “Шәҗәрә бәйрәме” гаилә дуслыгын, аның ныклыгын, бердәмлеген, буыннар бәйләнешен чагылдырган чара. Һәм без моның белән генә тукталып калмабыз, бүгенге матур бик тә мәгънәле башлангычны лаеклы дәвам итәрбез, – диде мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева чара ахырында.
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, “Игенче” авыл хужалыгы продуктлары җитештерү кооперативы экономисты Илдар Сәмигуллин, районның ветераннар оешмасы рәисе Рифат Абдуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Бүгенге көндә Мөдәрис абый кызының гаиләсендә яши.
2016 елның 16 мартында Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина 28 авыл җирлеге сәркәтипләре белән җыелыш үткәрде.
Сүз һәрвакыттагыча документларны вакытында теркәп бару һәм документларның дөрес саклануын таләп итүдән башланды. Шулай ук озакламый киләсе тикшерү һәм шуңа тиешленчә әзерләнергә кирәклек тә искәртелде.
2016 нчы елның 16 мартында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә паспорт тапшыру тантанасы үтте. 14 яше тулган мәктәп укучылары өчен бу көн мәңгегә истә калыр, мөгаен.
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, Татарстан Республикасында Россия ФМХИ Мамадыш районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлүсә Мөбарәкшина, мәгариф өлкәсе ветераны Ракип Мерзин катнаштылар.
2016 нчы елның 16 мартында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә быелгысы елда беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Игезәкләр, коллегабыз яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге начальнигы Руслан Николаевич Полозов гаиләсендә тудылар. Сабина һәм Самира исемле соклангыч кызлар, 16 март көнне 12 сәг.30мин. һәм 12 сәг.50 мин.та дөньяга аваз салдылар.
2016 нчы елның 16 нчы март көнне Мамадыш районы Кече Кирмән авылында гомер итүче Мубаракшин Хамис Гаян улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны туган көне белән Кече Кирмән авыл җирлеге котлады, бүләкләрен тапшырдылар. Хамис Гаян улын юбилее белән котларга барлык туганнары да кайткан иде, туган көн уңаеннан Коръән ашы үткәрделәр. Хамис абый Кече Кирмән авылының мулласы да әле ул. Кече Кирмән мәчетендә авыл халкын көн дә намазга чакырып азан әйтә.
16 нчы мартта Сарман районы Җәлил поселогында Ишмакаев Әсхәт Сәгыйдулла улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район һәм бистә җитәкчелеге юбилярны котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Бу төркемдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, Мамадыш хастаханәсенең баш табибы урынбасары Марсель Гилаев, юрист Сергеев С.М., дин әһелләре Ильнур хәзрәт белән Василий атакай катнашты. Очрашуда гаиләләрнең аерылышулары, уз-узенә кул салу буенча диннең карашы, сәламәт яшәү тормышы алып бару буенча профилактик әңгәмәләр алып бардылар.
Мамадыш районында яшәүче Юсуповлар гаиләсендә Халыкара хатын-кызлар көнендә һәм узләренең күн туй еллыгында икенче балалары туды. Кызга Русалина дигән исем куштылар.