ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2016 ел
җомга

    21 нән 27 нче мартка кадәр Мамадыш шаһәрендә “Язның яхшылык атнасы “дип исемләнгән акция  узачак.Инде иртәгәдән шәһәрнең үзәк урамында “Мамадыш ТВ” телеканалы аша  “Мәрхәмәтле  шәһәр “ программасы рамкаларында шәһәр кешеләре  бере беренә рәхмәт сүзләреәйтәчәк, мәхәббәтләрен белдерәчәкләр , позитив  кәеф өләшәчәкләр.  Мамадыш ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бу акция  рамкаларында уздыралачак чараларда актив катнашачаклар. Беренче чара “-Нәүрүз “ бәйрәме шимбә көнне  шәһәрдәшләрне  үзәк мәйданга җыячак.

Пенсия идарәсе начальныгы И.А.Большакова 3 анага дөрес куллану теләге белән сертификатлар тапшырды.

 Гаиләдә икенче балалары туучы  гаилә, улы Рустем, туу турында таныклык алды. ЗАГС бүлеге начальныгы Л.М.Дианова Тәтеш  муниципаль районы Башлыгы Сафиуллов котлавын укыды hәм ата – аналарга бала туу белән бәйле бүләк тапшырды. "Автоградбанк" өстәмә офисы начальныгы И.В.Гавчева ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенерлар тапшырды.

             Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева 2015 елның йомгаклары буенча авыл башлыклары, авыл җирлеге секретарьлары, табиблар, фельдшерлар алдында чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул туу, үлем, язылышу, аерылышу саннарын анализлады. Аерылышу фактларын булдырмау йөзеннән үткәрелгән чараларга тукталды. Район ЗАГС бүлеге каршында эшләп килүче ”Гаилә мәктәбе” дәресләренең әһәмиятен ассызыклады. Үлемне вакытында теркәү буенча бергәләп эш алып бару кирәклеге турында сөйләде.

Сөембикә Гыйльмулла кызы Каримуллина  18 март 1926 елны Кама Тамагы районы Олы Карамал авылында туа.

Аны район хакимияте башлыгы исеменнән юбилее белән Кама Тамагы МР Советы аппарат җитәкчесе Рәис Фәрит улы Вафин котлады.


17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Балык Бистәсе муниципаль районында 3 гаиләгә тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат тапшырылды.

Үзенең 90 еллыгын Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында яшәүче Зыятдинова Бибихалима Гарифулла кыы билгеләп үтте. Котлау сузлэре һәм бүләкләр белән аны Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы  вазифаларын башкаручы Гатиятуллин Марат Гомәр улы котлады.
Марат Гомәр улы юбилярга нык сәламәтлек һәм озын гомер телэп Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнэн котлау хаты һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Василий улы Тыгиннан бүләк тапшырды.

Юбилярны Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рамис Сфиуллов котлады. Елена Александровнага район Башлыгы, РФ Президенты Владимир Путин котлавын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.Елена Александровна Рамис Хатыпович белән әңгәмәсендә үзенең тормыш юлы турында, гаиләсе һәм сугыш елларының хәтирәләрен исенә төшерде.

 Мамадышның  “Биш бармак”  КВН командасы  Яр Чаллы шәһәрендә  үткәрелгән ярышта финалга чыкты Бу хәбәр бик шатлыклы булса да , иң зур вакыйга соңрак булды. КВН члены Алмаз бар кеше алдында үзенең сөйгән яры Гүзәлгә тәкъдим ясады. Танылган җырчы Салават Минниханов “ Бу истәлекле КВН булды. Мамадыш квнчысы үзенең мәхәббәтен   белдереп, сөйгән яры Гүзәлне мәңгелек яр булырга чакырды”- дип белдерде.

Бәйрәмдә район Советы депутаты Н.И.Попкова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе А.Р.Мирьякупова, миграция бүлеге җитәкчесе Г.М.Юрьева, авыл җирлеге башлыклары, әти-әниләр катнашты.. Яшьләргә котлау сүзләре яңгырады. Бүләкләр тапшырылды.

2016 нчы елның 17 март көнендә Саба районы Миңгәр авылында яшәүче Вәлиуллин Әюп Нуриәхмәт улы һәм Вәлиуллина Мөнҗия Гали кызлары үзләренең 63 ел бергә парлы гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Вәлиуллиннар 3 бала тәрбияләп устергәннэр. 8 оныклары хәм 8 оныкчыклары бар. Әлеге гаиләне тәбрикләргә “Единая Россия” җитәкчесе һәм авыл советы башлыгы килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International