Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева 2015 елның йомгаклары буенча авыл башлыклары, авыл җирлеге секретарьлары, табиблар, фельдшерлар алдында чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул туу, үлем, язылышу, аерылышу саннарын анализлады. Аерылышу фактларын булдырмау йөзеннән үткәрелгән чараларга тукталды. Район ЗАГС бүлеге каршында эшләп килүче ”Гаилә мәктәбе” дәресләренең әһәмиятен ассызыклады. Үлемне вакытында теркәү буенча бергәләп эш алып бару кирәклеге турында сөйләде.