21 нән 27 нче мартка кадәр Мамадыш шаһәрендә “Язның яхшылык атнасы “дип исемләнгән акция узачак.Инде иртәгәдән шәһәрнең үзәк урамында “Мамадыш ТВ” телеканалы аша “Мәрхәмәтле шәһәр “ программасы рамкаларында шәһәр кешеләре бере беренә рәхмәт сүзләреәйтәчәк, мәхәббәтләрен белдерәчәкләр , позитив кәеф өләшәчәкләр. Мамадыш ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бу акция рамкаларында уздыралачак чараларда актив катнашачаклар. Беренче чара “-Нәүрүз “ бәйрәме шимбә көнне шәһәрдәшләрне үзәк мәйданга җыячак.