Балык Бистәсе муниципаль районында 3 гаиләгә тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат тапшырылды.
Пенсия фонды җитәкчесе Минзия Госман кызы Вәлиева яшь әниләрне истә калырлык матур көн белән тәбрикләп, һәрберсенә ана капиталына сертификат тапшырды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Венер кызы Каримуллина матур гаиләләргә тынычлык, игелек теләп истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм кичәсе азагында районыбызның мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән музыкаль концерт белән дәвам итте.