2016 елның 19 мартында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2016 елның биш йөзенче пар үзенең никахын теркәде. Бу бәхетле пар – Гимаевлар Рамиль һәм Лузия!
14 яшьлек үсмер чагында Виктор Горький исемендэге завод училищесына укырга керэ. Аннары Ульяновск шэхэренен Гвардия танк училищисендэ армия сафларында хезмәт итә.
Өенә кайткач Идел буе фанер-мебель комбинатында эшли, тик соңыннан үз тормышын янгын саклау хезмэте белән бәйләргә карар кыла. Аның Горкий исемендэге заводнын янгын саклау отрядына кече инспектор вазыйфасына кабул итэлэр.
Зәй муниципаль районы Советы аппарат җитәкчесе Н.Л.Шакирова Яңа Мәлем авылында яшәүче хезмәт ветераны Шәяхмәтова Зәкия Сәләхиевнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада Поповка авылы җирлеге башлыгы Ә.Җ.Рәхимов һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты.
Алексей Иванович белән Вера Александровна 50 ел бергә дус яшәүләренең сере – хатын-кызның алтын характерлы, ир-атның тимер кебек түзем булуы кирәк диләр. ЗАГС бүлеге белгечләре юбилярларны котладылар, Гольцевлар гаиләсе Почет китабына кертелделәр.
19 март көнне Азнакай районы Актүбә бистәсе ЗАГСында Сәитханов Әмирҗан Нәби улының һәм Харисова Гамирә Мөдәрис кызының, 40 елдан артык бергә гомер иткәннән соң, законлы никахлашу көннәре булып узды. Шул гомер эчендә аларның 3 кыз һәм 1 малай, шулай ук 6 оныгы һәм 2 оныкчыгы туган. Яшь өйләнүшечеләр пенсионер яшендә булуына карамастан: кияүгә- 67 яшь, кәләшкә - 63 яшь, Мендельсон маршы, бер генә мизгелгә булсада, аларны яшәртеп жибәрде. Яшь пар якын туганнарынын котлауларын , чәчәк бәйләмнәрен һәм буләкләрен сөенеп кабул иттеләр.
19 мартта 2016 елның никахлашу Сараенда «Юнона» булачак гаилә мәктәбенең» чираттагы дәрес узды.
«Эйдос» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Екатерина Юртаева яшьләр белән гаилә тормышы алдыннан бер-береңә карата җаваплылык, мөнәсәбәтлек, үзара аңлашу турында әңгәмә алып барды.
2016 елның 19 мартында Имаметдин Гилметдин улы Гайнетдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Гилметдин бабайның дүрт баласы, оныклары, киленнәре, кияүләре бабайны чын күңелдән туган көне белән котладылар.
Алексей һәм Елена Андреевларның яшь гаиләсендә 2016 елның 18 мартында шатлыклы вакыйга булды. Аларның уллары туды, аңа Фёдор дип бик матур исем куштылар. Ул ел башыннан алып Чистай ЗАГС бүлегендә теркәлүче 200нче бала булды. Туу турында таныклык тапшырганда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ихлас күңелләреннән бәхетле әтине беренче уллары туу белән тәбрик иттеләр, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет теләделәр.
Алар алтын юбилейларын билгеләп үттеләр.
Герман Павлович 1939 елның 19 декабрендә күп балалы гайләдә доньяга килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Юдино тимер юл училищесына укырга керә. 1960 елда армия хезмәтенә алына. Хезмәт итеп кайткач 230 нчы заводта токарь булып эшли. Заводта яшь Герман бердәнберен, яраткан тормыш иптәше Лидияне очрата.
Дишат Низами кызы һәм аның тормыш иптәше Хөрматулла Шафигулла улы белән тигезлектә, үрнәк гаилә булып, 55 ел яшиләр.Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Яңгул авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Энҗе Сабирова, “Балтач агрохимсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш инженеры Илшат Хөсәеновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.