Яңгул авылында яшәүче Шәфигуллина Дишат Низами кызына 18 март көнне 95 яшь тулды

2016 елның 18 марты, җомга

Дишат Низами кызы һәм аның тормыш иптәше Хөрматулла Шафигулла улы белән тигезлектә, үрнәк гаилә булып, 55 ел яшиләр.Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Яңгул авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Энҗе Сабирова, “Балтач агрохимсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш инженеры Илшат Хөсәеновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International